Бию укытучысы педофилиядә гаепләнә: корбаннары саны бишкә тулган

Ижевскида «Чайка» балалар бию мәктәбенең 35 яшьлек укытучысы Сергей Перевощиков педофилиядә гаепләнә. Аның бөтен корбаннарының саны төгәл билгеле түгел, әмма әлегә биш балага зыян салуы буенча җинаять эше кузгатылган.

Сергей балаларны брейк-данска өйрәтә. Аның укучылары ярышларда катнашканнар һәм призлы урыннар яулаганнар. Әмма 2021 ел азагында 10-12 яшьлек өч укучысы (алар арасында ике кыз туган да бар) әти-әниләренә укытучыларның бәйләнүе турында сөйлиләр. Кызларның сүзләренә караганда, дәрес вакытында ул укучылары янына килеп «тоткаларга» яраткан. Әлеге хәлләр барысы да 2020 ел ахырында мәктәптә булган. Балаларның әти-әниләре полициягә мөрәҗәгать иткәч, укытучыны тоткарлыйлар һәм Яңа елны ул тоткында каршы алган.

2022 ел башында укытучының яңа корбаннары — зыян күргән тагын ике укучының булуы ачыклана. Перевощиковка карата «җенси характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 12елдан 20 елга кадәр төрмә яный.


Фикер өстәү