99 яшьлек Татьяна Сорокинаның балалары: Әниле булуга ни җитә?!

Зәй районының Сәвәләй авылында гомер итүче Татьяна Сорокина 12 гыйнварда 99 яшен тутырган. Әмма бер гасырга якын гомер үтсә дә, әбекәй үз акылында, бар нәрсәне хәтерли икән.

– Әниебезне бик кадерләп яшәтергә тырышабыз. Апам белән чиратлап тәрбиялибез. Ике абыебыз да бар. Алар да гел янәшә. Апама 72 яшь, үземә дә 60 инде минем, – ди кызы Зинаида. – Өч ел элек әни аягын авырттырды. Хәзер урында гына инде. Әмма шуңа да карамастан, бер дә зарланмый. Авырса да сабыр итә. Без инде әнинең сәламәтлеген гел кайгыртып торабыз. Кан басымын үлчибез, вакытында даруларын бирәбез. Кайчак озак яшәдем инде дип тә куя. Тик аннары Аллаһы Тәгалә биргән гомер бит инде дип шөкер итә. Әниле булуга ни җитә соң?! Исән генә булсын.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү