Бүгенге сәхифәбезгә кунакка көрәшче Илмир Төхвәтуллинны чакырдык. Бил алышып кына танылып буламы? Балык Бистәсе районында туып-үскән Илмирны Казаннан Лаеш командасына күчәргә нәрсә этәргән? Көрәшчеләр булачак тормыш иптәшләре белән кайда таныша? Без шуларны белештек.
Казан – Лаеш арасы
– Ни хәл?
– Әйбәт, Аллага шөкер. Яңалыгым бар: Казанның Яңа Савин районы өчен башка көрәшмим, хәзер Лаеш командасы өчен бил алышачакмын.
– Яңа Савин районы өчен көрәшүеңә ничә ел булган иде?
– 10 елдан артык.
– Ә нигә Лаеш командасына күчәргә булдың?
– Зурдан кубып сөйләрдәй сәбәбе юк инде аның. Тормышыма яңалык кертәсем килде – бары шул гына.
– Лаешка барып кына йөрисеңме, әллә күчендегезме?
– Юк, күченмәдек, Казаннан барып йөрим.
Җиңү тәме
– Көрәш белән ничә еллап шөгыльләнәсең инде?
– 14 еллап булгандыр, күбрәк булмаса. Беренче тапкыр келәмгә чыккан көнем дә исемдә: Түбән Камада укыган чорым иде, атаклы көрәшче Данил Галиев (көрәш буенча РСФСРның спорт остасы. – Авт.) истәлегенә узучы көрәш турнирында катнаштым. 75 килога кадәрге авырлыкта бил алыша башладым. Ул көнне бик яхшы хәтерлим.
– Келәмгә чыгарга кем яки нәрсә этәрде?
– Әти. Спортны бик ярата ул. Минем дә спортка битараф булмавымны аңлап алып, мине кечкенәдән чаңгы шуарга, төрле физик күнегүләр эшләргә өйрәтте. Бераздан көрәш дөньясы белән таныштым.
– Шушы вакыт эчендә титулларың шактый җыелгандыр?
– Дөнья чемпионатын – өч, Татарстан һәм Россия чемпионатларын – сигез, Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирын өч мәртәбә отканмын. Элек бит әле Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына да ярышлар уза иде, анда да, ялгышмасам, биш тапкыр батыр калдым.
– Җиңүләрнең күп булуы бил алышырга ярдәм итәме?
– Яхшылап әзерләнмәсәң, һәрдаим шөгыльләнмәсәң, берни дә ярдәм итми, Лилия. Әнә бит, яшьләр дә үсә – эзгә басып киләләр.
– Батыр булу җаваплылык өстиме?
– Миңа калса, юк.
– Быел безнең газета гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирында катнашырга ниятлисеңме?
– Катнашырга иде, Алла боерса. Ничәнче мәртәбә катнашуымны төгәл генә әйтә алмыйм – бик күп инде. Җиңсәм дә, җиңелсәм дә, әлеге турнирны калдырмаска тырышам.
Ир һәм әти
– Син – гаиләле кеше. Көрәшеп кенә тамак туйдырып булмый, дигәннәрен шактый ишетергә туры килде. Синең дә төп эш урының бармы?
– Хак сүзләр бу. Көрәш белән генә яшәп булмый, эшләргә дә кирәк. Мин үзем мәктәптә балалар белән эшлим.
– Көрәшчеләр булачак тормыш иптәшләре белән кайда таныша ул?
– Шәхсән мин тормыш иптәшемне белә идем инде. Үзебезнең районнан, күрше авылдан гына ул. Шунда танышып киттек инде.
– Тормыш иптәшегезнең, көрәшмә, дигәне булмадымы?
– Андый сүзләр ишеткәнем юк әле. Һәм ишетмәскә иде инде (көлә).
– Үзең дә менә ир бала үстерәсең. Аның көрәшче булуын теләр идеңме?
– Көрәшче булмаса да, берәр нинди спорт төреннән чемпион булуын теләр идем.
Кем эше?
– Илмир, безнең көрәшчеләр өчен имидж, исем мөһимме? Егетләр үзләрен таныту өчен әллә ни тырышмый кебек…
– Минемчә, көрәшченең эше – бил алышу, матур көрәш күрсәтү. Ә калганы сез – журналистларның эше (көлә).
– Бүген көрәшеп кенә танылып буламы?
– Юк, булмый шул. Бүген җиңүче булсаң да, иртәгә үк онытыласың. Башка спорт төрендә ничектер, белмим, әмма көрәштә шулайрак…
Лилия Гыймазова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat