Владимир Путин Кач ману көнендә бәкедә коенмаячак

Россия Президенты Владимир Путин, коронавируска бәйле эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булып калуы сәбәпле, Кач ману көнендә бәкедә коенмаячак. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте Дмитрий Песков белдергән.

Аның әйтүенчә, Путин чиркәү әһелләренең пандемия шартларына бәйле рәвештә изге суда коенудан баш тартырга киңәш итүләренә колак салган, дип хәбәр итә RT. Моңа кадәр вирусолог Сергей Нетесов бәйрәм көнне су коенганда битлек кию, вакцинация кебек чикләү чаралары турында онытмаска кушкан.


Фикер өстәү