Балтач районының Яңгул авылындагы йортларның берсендә бик күп кан савулар белән берничә кабыргасы сынган ир-ат мәете табылган.
Җинаятьтә шикләнелеп, үлгән ирнең 27 яшьлек улы тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенчаТикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерү барышында улының әтисе белән кәеф-сафа корып утыруы ачыклана. Шактый эчкәч, ир-атлар арасында низаг чыга. Улы әтинсен кыйнаганнан соң үзе үк полиция чакырткан. Тик хокук сакчылары килгәндә әтисе үлгән була.
Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.