Роспотребнадзор белгечләре кызамыкның беренче билгеләре нинди булуын әйткән

Кызамык йоктыруның 3-4нче көнендә бит һәм күз кабаклары шешенә. Бу вакытта тәндә тимгелләр булмый әле. “РИА Новости”, Роспотребнадзорның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.

Бер үк вакытта күп кенә сырхауларда томау төшү, коры ютәл күзәтелә, тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, аппетит югала. Тәндә тимгелләр гадәттә чирнең 5нче көнендә пәйда була: башта – бит уртасында һәм колак артларында, шуннан соң –тәндә, муенда һәм күкрәкнең өске өлешендә.
6нчы көндә тимгелләр бөтен тәнгә, кул-акларга, 7нче көндә – сыйрак һәм аяк табанына тарала. Роспотребнадзорда билгеләп үтелгәнчә, бераздан тимгелләр коңгырт төскә керә.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда февраль-март айларында кызамыкның 13 очрагы теркәлгән. 7 меңгә якын кеше сырхаулар белән элемтәдә булган. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, кызамык – ютәл-төчкерек тамчылары белән һава аша күчә торган, оча торган инфекция. Әйтик, чир вентиляция юллары аша таралырга мөмкин. Шуңа күрә инфекциянең тулы бер подъездлар һәм йортларга таралуы бар.


Фикер өстәү