Украинада һәлак булган Татарстан егетенә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде

СВО зонасында һәлак булган өлкән лейтенант Олег Сорокинга үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Бу хакта үзенең «ВКонтакте» битендә Татарстан Республикасы Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.

4 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтын йолдызны Олег Сорокинның әти-әнисенә тапшырды. Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды.

«Мин һәр мамадышлының аның исемен һәм батырлыгын белүен телим! Ата-анасына — Геннадий Николай улына һәм Светлана Владимир кызына түбән баш иябез! «- дип билгеләде район башлыгы.


Фикер өстәү