Рөстәм Миңнеханов: Ил алдында торган сынауларны көчле җитәкче белән генә җиңә алабыз

Безнең өчен бу үзенчәлекле көн, без төрле елларда һәм чорларда халкыбызны яклаган, батырлык һәм хәрби каһарманлык үрнәге булып хезмәт иткән һәм хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.

Чара Казан Кремленең Пушечный дворында узды.

«Сезне чын күңелдән бәйрәм – Ватан Геройлары көне белән котлыйм! Безнең өчен бу — үзенчәлекле көн, без төрле елларда һәм чорларда халкыбызны яклаган, батырлык һәм хәрби каһарманлык үрнәге булып хезмәт иткән һәм хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу залда безнең белән Россия Федерациясе Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Социалистик Хезмәт Геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз!»

Ул Ватан геройларының хәрби һәм хезмәт батырлыклары үрнәгендә яшьләргә патриотик, хезмәт һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әһәмиятле эшне «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы алып баруын ассызыклады һәм аның рәисләре — Мостюков Илдус Шәйхулла улы, Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар, алар арасында күп кенә якташларыбыз, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватан иминлеген тәэмин итү, Россия суверенитетын саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр, — диде Татарстан Рәисе. — Ил алдында торган проблемаларны без көчле җитәкче белән генә җиңеп чыга алабыз. Кичә безнең илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин РФ Президенты сайлауларына үз кандидатурасын тәкъдим итү турында белдерде. Безне яклаучылар һәм күп милләтле халкыбыз безнең Югары баш командующий тирәсендә берләшәчәк дип ышанам. Без җиңәчәкбез!»

Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Геройларының һәм Россия Федерациясе Геройларының гаилә әгъзаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул ассызыклаганча, һәркемнең батырлыгы — безнең өчен намус һәм каһарманлык үрнәге, үсеп килүче буыннар өчен күркәм, лаеклы үрнәк.

Рөстәм Миңнеханов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.

«Кадерле дуслар! Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек телим һәм, әлбәттә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләрем», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев, бүген тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, югары максатлар бүген бөтен халыкны берләштергәнен ассызыклады. «Без дисциплиналы була барабыз», — диде ул. — Бу халкыбызның, бөек Россия халкының халәте. Безнең ил һәрвакыт үзен яклый ала. Без теләсә нинди ситуациядә үзебезне яклый алабыз. Безнең халык көчле, шуңа күрә илебез дә көчле. Россияне көчсезләндерү өчен нинди генә омтылышлар булмасын, уңышсыз. Һәм бу барып чыкмаячак!»

Аннан соң бүләкләү тантанасы булды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улы бүләкләнде. «Фидакарь хезмәт өчен» медале — Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәки кызына, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте — Социалистик Хезмәт Герое Җантимерова Гөлсинә Хөснулла кызына, шулай ук Хезмәт, Россия Федерациясе Герое Хәйруллин Газинур Гарифҗан улына тапшырылды.

Чара гомуми фотога төшү һәм концерт программасы белән дәвам итте.


Фикер өстәү