Шәймиев Путинның карары турында: Көчле Россиягә көчле лидер кирәк

Россия елдан-ел көчлерәк кенә була бара, ә мондый ил өчен көчле лидер кирәк. Владимир Путинның Президентлыкка яңа срокка үз кандидатурасын кую карарына Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шундый фикер белдерде.

«Мондый карарны ишеткәч, минем кәефем күтәрелде. Чөнки хәзерге шартларда дөньяда уңышлы үсүче илебез көчлерәк була бара. Ә көчле Россия өчен көчле җитәкче кирәк», — диде ул.

Минтимер Шәймиев Владимир Путинның үз көчен озак еллар дәвамында төрле җаваплы вазифаларда эшләве белән исбатлаганын билгеләп үтте. «Ул моны булдыра. Сайлау дөрес», — дип йомгаклады Дәүләт Киңәшчесе.

Алданрак Ватан Геройлары көне уңаеннан узган тантанада Донецк Халык Республикасы парламенты спикеры Артем Жога Россия Президенты Владимир Путинга аның булачак сайлауларда катнашуы турында сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин яңа президентлык срогына тәкъдим ителү планнары турында белдерде.

/Татар-информ


Фикер өстәү