Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» конференциясендә: Татарстан Президент курсын хуплый

Алдагы елның март аенда Россиядә ил Президентын сайлау белән зур сайлау циклы узачак. Кичә Владимир Путин киләсе срокка тәкъдим ителү турында игълан итте. Татарстан гамәлдәге дәүләт башлыгын тулысынча хуплый, һәм республика халкы дөрес сайлау ясаячак. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе XXXV конференциясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Татарстан зур сайлау циклына керә. Киләсе елның мартында ук Россия Президентын сайлаулар узачак. Кичә Владимир Владимирович Путин сайлауларда катнашуы турында игълан итте. Республика Президент курсын һәм аның карарын тулысынча хуплый. Бүген беркайчан булмаганча безнең оешканлык һәм бердәмлек мөһим. Татарстанлылар дөрес сайлау ясар дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе елның сентябрендә шулай ук җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар да узачак, дип өстәде ул.

«Партиянең уңышлы эше алдагы сайлау нәтиҗәләрендә чагылыш табар дип ышанам. Шунысын да билгеләп үтәргә телим, масштаблы дәүләт бурычларын нәтиҗәле хәл итә алырлык башка сәяси көч юк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта сайлаулар башланганчы партияне күп эш көтә. Күзәтүчеләр әзерләнәчәк, ә Ирек мәйданында җәмәгатьчелек ярдәме штабы барлыкка киләчәк, дип өстәде «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре урынбасары, партиянең үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин.

«Без сайлау кампаниясе башында торабыз. Алда — 110 көн. Партия буларак, безнең үз бурычларыбыз бар. Аерым алганда, базада булган барлык тарафдарларыбызны мобилизацияләү. Алар барысы да сайлауларга килергә һәм конституцион бурычларын үтәргә тиеш. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә без җәмәгатьчелек ярдәме штабын булдырабыз, сайлау кампаниясендә катнашучыларны, шул исәптән күзәтүчеләрне әзерләүдә ярдәм итәчәкбез», – дип аңлатты ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү