Владимир Путинның 2024 елда Президент сайлавында катнашу-катнашмавы әлегә билгеле түгел

Россия Президентын сайлау киләсе елның 17 мартында үткәреләчәк. Федерация Советы утырышында шундый карар кабул ителде, дип хәбәр итә «РИА-Новости» агентлыгы.

Дәүләт башлыгы Владимир Путин 2024 елда Президент сайлавында катнашачагы турында рәсми төстә белдермәде әле. Конституция нигезендә, аның өченче срокка сайлануга хокукы бар. Президент моңа кадәр әйткәнчә, мондый мөмкинлек партия эчендәге вазгыятьне тотрыкландыру мөмкинлеге бирә.

Владимир Путин быел февраль аенда Федераль Җыенга Юлламасында киләсе елда дәүләт башлыгын сайлауның катгый төстә закон нигезендә үткәреләчәген, барлык демократик процедураларның үтәләчәген әйтте.

Президентның алты еллык вәкаләтләре срогы чыгып килә. Илдә моңа кадәр сайлау 2018 елның 18 мартында узды. Үзәк сайлау комиссиясе, Президент сайлау кампаниясе башлану уңаеннан, тәүге рәсми утырыш үткәрергә җыена.

Россия Президентын сайлау өч көнгә сузылырга мөмкин. Үзәк сайлау комиссиясе өч көнлек тавыш бирү турындагы карарны раслаган очракта, сайлау 15, 16 һәм 17 мартта үткәреләчәк.


Фикер өстәү