Казанда Конституция Советы әгъзаларына таныклык тапшырдылар

Татарстан парламентында Конституция Советы әгъзаларына таныклык тапшырдылар. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны «тарихи вакыйга» дип бәяләде.

Үткәнебезгә күз салсак, Татарстанда конституцион күзәтчелек институты чыннан да зур юл узган. Иң элек бу вазыйфаны махсус комитет башкарган иде. Ул нибары ике ел яшәп калды. 1992 елда Төп Законыбыз кабул ителгәч, аның бөтенлеген саклау вазыйфасы Конституция судына йөкләнде. Анда 6 судья эшләде. Парламент Рәисе әйтүенчә, Суд Татарстан Конституциянең, кеше һәм гражданнарның хокук һәм бурычларын яклау, хокук системасында Конституциянең өстенлеген тәэмин итү буенча зур эш башкарды.
Без – парламент хәбәрчеләре, Конституция судының парламент белән иңгә-иң куеп эшләвенә шаһит булдык. Эшләнгән һәр закон проекты закон рәвешен алганчы, Конституция суды «иләге» аша уза иде. Бу инде гражданнарның хокукларын боза торган законнар кабул ителмәде дигән сүз. Суд халыкка законнарны аңлату буенча да зур эш алып барды.

Яшерен-батырын түгел, илдә Конституция реформалары башланып, төбәкләрдә Конституция, Устав судлары бетерелгәч, без моны төбәк вәкаләтләре чикләнү дип кабул иттек. Ярый әле федераль закон төбәкләргә парламентлар каршында Конституция Советы оештыру хокукы бирде. Әйтүләренчә, хәзергә мондый советлар дүртәү генә. Башка төбәкләр хәзергә мондый хокуктан файдаланмадылар. Без халыкара тәҗрибәне өйрәнеп, федераль хакимият органнары белән киңәшеп, Татарстанда конституцион законлылыкны саклау һәм ныгыту өчен, Совет оештырдык. Чыгыш ясаучылар әйтүенчә, безнең Конституция Советы башкаларныкыннан мөстәкыйль булуы һәм даими эшчәнлек алып баруы белән аерылып тора.

Фәрит Мөхәммәтшин Советның эшчәнлеге, республика хакимияте органнары системасында хокук саклау белән генә чикләнмичә, илдә абруйлы эксперт мәйданчыгына әйләнүенә һәм башка төбәкләр өчен үрнәк буласына өметләнә. Татарстан инде бүген үк, халыкара вазгыятьне исәпкә алып, Россиянең тышкы сәясәтенә үз өлешен кертә. Мәсәлән, безнең Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегендә үз урыныбыз бар. Һәр гамәлнең законнар нигезендә тормышка ашырылуын искә алсак, хокук системасында эшлисе эшләр арта гына барачак дигән сүз.

Конституция Советы рәисе Илгиз Гыйлаҗев, әгъзалары Роман Гаффаров һәм Эльвира Мостафинага таныклык тапшырыр алдыннан Фәрит әфәнденең тарихны телгә алуы да тикмәгә түгел иде. Татарстан ил, халыкара хокук системасында үзенең абруйлы урынын сакларга тиеш.


Фикер өстәү