Танылган футболчыны кулга алганнар: аңа гомерлек төрмә җәзасы яный

Краснодарда элекке футболчы Александр Бугаевны кулга алганнар. Аңа аеруча зур күләмдә наркотиклар белән сәүдә итү буенча җинаять эше ачканнар, дип яза Shot телеграм-каналы.

Элекке спортчыны 0,5 кг мефедрон белән тотканнар. Бугаевны 29 октябрьгә каршы төндә полиция хезмәткәрләре туктатып, свитеры кесәсеннән ниндидер порошоклы целлофан капчык тапканнар. Капчык эченә нәрсә тутырылганлыгы соңрак ачыкланган. Алексейны 7 тәүлеккә “утыртканнар”. Төрле мәгълүматлар буенча, аңа хәтта гомерлек төрмә җәзасы янарга мөмкин.

Александр наркокурьер булып эшләвен таныган. Үзе әйтүенчә, мондый адымга футболны ташлаганнан соң җыелган бурычлары этәргән.

Бугаевның тормышы турында хәбәрләр соңгы тапкыр 2010 еллар тирәсендә пәйда булган. Өметле футболчының, Россия җыелма командасы әгъзасы, “Локомотив” һәм “Торпедо” уенчысының шул чагында тормыш төбенә төшкәнлеге, макулатура-шешә җыеп көн күрә башлаганлыгы ачыкланган.


Фикер өстәү