Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда конституцион юстиция оештырылуга 20 ел тулу уңаеннан Татарстан Конституция суды судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре белән очрашты.

Тарихка күз салсак, «Татарстан Республикасы Конституция суды турында» закон 1992 елның 22 декабрендә кабул ителде. Әмма закон бары тик 2000 елның июнендә – Дәүләт Советы Татарстан Конституция судының беренче составын сайлагач кына тормышка ашырыла башлады. Аңа танылган юристлар, зур тәҗрибәгә ия булган хокук белгечләре керде.
Бүген Конституция суды – законнар чыгару һәм башкарма хакимият органнары норматив-хокукый актларының республика Конституциясе нигезләмәләренә туры килү-килмәвен суд контролендә тоту вәкаләтләренә ия булган, Татарстанның Төп документы мәгънәсен ачыклау һәм аңлатуга, кешеләрнең конституцион хокуклары һәм ирекләрен үтәүгә контрольлек итү хокукына ия булган бердәнбер хакимият органы.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүчеләрнең еш кына Конституция судына, соңгы инстанция буларак, хакимият органнары тарафыннан кабул ителгән теге яки бу документның Татарстан Конституциясенә туры килү-килмәвен аңлату үтенече белән мөрәҗәгать итүләрен билгеләп үтте.
– Конституция суды закон чыгару хокукына ия һәм сез бу хокуктан еш кына файдаланасыз да, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Конституция суды Конституция буенча гына түгел, республика законнары буенча да тәкъдимнәр белән чыга. Конституция суды Рәисе Фәрхат Хөснетдинов, кабул ителә торган документларның Татарстан Конституциясенә һәм федераль законнарга туры килүен күзәтеп, парламентның барлык утырышларында катнаша.
Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашучыларның һәммәсенә яңа уңышлар, уртак эшне дәвам иттерү һәм нык сәламәтлек теләде. Татарстан Конституция судына 20 ел тулу уңаеннан Россия Конституция суды Рәисе Валерий Зорькин да котлау юллаган.


Фикер өстәү