Мөхәммәтшин Татарстанлыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлады

Берләшү көче

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

 

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.

Моннан нәкъ утыз ел элек, 1993 елның 12 декабрендә, Россия дәүләтенең язмышын хәл иткән вакыйга булды. Аның күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә бөтенхалык референдумында яңа Россиянең Төп Законы кабул ителде. Ул           иксез-чиксез илебезнең миллионнарча гражданнары – милләте, дине һәм сәяси фикерләве төрле булган, аңлы рәвештә нык демократик һәм социаль дәүләт төзүне сайлаган кешеләрнең өметләрен һәм ышанычын гәүдәләндерә.

Гамәлдәге Конституция авыр вакытта – җитди иҗтимагый-сәяси тетрәнүләр һәм дәүләт корылышының тамырдан үзгәрү чорында эшләнде. Советлар Союзы таркалганнан соң, дәверләр борылышында нормалар чыгару буенча җентекле эш үткәрелде, граждан җәмгыяте институтлары, хакимият тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында яңа мөнәсәбәтләрне җайга салучы нигез закон актлары кабул ителде (билгеле булганча, бу ел Федераль Собраниенең, илебезнең сайлау системасының да юбилей елы). Иң югары юридик статуска ия булган 1993 елгы Конституция Россия җәмгыятенең төп кыйммәтләрен – граждан хокуклары һәм ирекләренең үзгәрмәс хәлен, дәүләт бердәмлеген һәм территориаль бөтенлекне саклауны, идеология күптөрлелеген, ирекле сайлауларны һәм күппартиялелекне, төп социаль гарантияләрне ышанычлы беркетте.

Заман таләпләренә җавап биреп, 2020 елда Россия Федерациясе Президенты                       В.В. Путинның башлангычы белән гамәлгә ашырылган конституция реформасы нәтиҗәсендә бөтенхалык тавыш бирү йомгаклары буенча Төп Законның яңа редакциясе кабул ителде. Халыкның күпчелеге хуплаган төзәтмәләр арасында: дәүләтнең социаль әһәмиятен арттыру, тарихи хәтерне саклау, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, тел һәм милләт күптөрлелеген, аналарны һәм балаларны яклау… Соңгы вакыттагы вакыйгалар бу үзгәрешләрнең дәүләт һәм икътисад суверенитетын тәэмин итү, Россия Федерациясе гражданнары хокукларын һәм ирекләрен алга таба да ныгыту өчен никадәр мөһим һәм үз вакытында булганын ачык күрсәтә.

Кадерле ватандашлар! Ышанам ки, Конституция нормалары һәм нигезләмәләренә таянып, уртак максатларга ирешүдә бөтен көчебезне берләштереп, без Ватаныбызны социаль-икътисадый яктан үстерү, яшәү сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү бурычын хәл кылачакбыз. Шушы эшләрдә безгә бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезгә ихлас күңелдән тынычлык, нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән! Россия Конституциясе көне белән!

 


Фикер өстәү