Рөстәм Миңнеханов Абай өлкәсе Хәкиме Нурлан Уранхаев белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абай өлкәсе (Казахстан) Хәкиме Нурлан Уранхаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. «Без Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Сезнең ил белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», — диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бүген хезмәттәшлекнең көн тәртибе шактый киң. Даими нигездә төрле дәрәҗәдәге делегацияләр алмашынып тора, Татарстан компанияләре Казахстанда актив эшли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше $7 758 млн тәшкил иткән — 20%тан артыкка үсеш. «Быел үсеш динамикасы сакланып калды. Соңгы саннар әлегә юк, әмма үзара сәүдә күләме узган ел белән чагыштырганда күпкә зуррак булачак», — дип белдерде ТР Рәисе.

Ул хезмәттәшлекне үстерүгә Казаннан Астана һәм Алматыга туры авиарейслар булуы ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, Татарстан башкаласында — Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Астанада республикабызның вәкиллеге эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан белән Абай өлкәсе арасында хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр күп. Бу: энергетика, сәнәгать, автомобиль төзелеше, газ-мотор ягулыгы, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру һәм башка өлкәләр.

Шулай ук Татарстан Рәисе мәдәният, фән, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бүген Семей шәһәрендә татар сәнгать мәктәбе эшли, Габдулла Тукай һәйкәле һәм Муса Җәлил бюсты урнаштырылган. Үз чиратында, Казанда киләсе елда казакъ җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, язучы Абай Кунанбаев бюстын урнаштыру планлаштырыла.

Нурлан Уранхаев Абай өлкәсе делегациясенең визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең дәүләт башлыкларының зирәк сәясәте нәтиҗәсендә без ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен уникаль мөмкинлеккә ия. Безнең шәһәр һәм өлкә тарихы мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән, хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан тугандаш татар халкы белән тыгыз бәйләнгән. Бүген дә татарлар иҗтимагый татулыкны һәм социаль-икътисадый үсешне ныгытуга зур өлеш кертәләр», — диде Хәким.

Ул ассызыклаганча, Абай өлкәсе Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә тели. «Безнең делегация составында барлык кызыксынган дәүләт органнары, уку йортлары һәм бизнес-берләшмә вәкилләре бар», — дип өстәде Нурлан Уранхаев.

Татарстанга визиты кысаларында Абай өлкәсе делегациясе республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы, Милли китапханә, КФУда булды. Иртәгә кунаклар Иннополиска барырга ниятли.


Фикер өстәү