Рөстәм Миңнеханов: «Бүгенге катлаулы заманда яңа мөмкинлекләр ачыла, аларны эзләргә кирәк»

Татарстан – экспортка юнәлешле төбәк. Татарстан продукциясенең яртысы экспортка китә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумының «Төбәкләр арасында сүз. Губернаторлардан мастер-класс. Иң яхшы практикалары» түгәрәк өстәлендә хәбәр иттдип яза Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы халыкара элемтәләрне 30 елга якын үстереп килә. Үз продукциясен тышкы базарларга чыгарып, чит ил инвесторлары белән эшләп, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгытып, Татарстан бердәм Россия тышкы сәясәте кысаларында эшли. «Халыкара аренада уңышлы эшнең нигезендә – федераль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек, безнең проектларга уртак ярдәм», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика 130 дан артык ил белән актив тышкы сәүдә эшчәнлеге алып бара. БДБ, БРИКС, ШОС илләре белән стратегик партнерлык үсә. Шулай ук Татарстанда күп кенә алдынгы дөнья брендлары тәкъдим ителгән.

Тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча республика Россия субъектлары арасында 6 нчы урында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора, диде Татарстан Республикасы Президенты. 2019 елда тышкы сәүдә әйләнеше 15,7 млрд. доллар тәшкил итте, шул исәптән экспорт — 12,6 млрд. доллар экспорт структурасында нефть кенә түгел, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, азык-төлек товарлары һәм чималы, медицина җиһазлары һәм фармацевтика, төрле хезмәт күрсәтүләр дә тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан инвестицияләр җәлеп итү эшчәнлегенә зур игътибар бирә. Инвестицион инфраструктура камилләшә, дәүләт инвестиция институтлары үсә, инвесторларга ярдәм итү чаралары эшләнгән. Татарстан – инвестклимат торышының Россия илкүләм рейтингы лидеры. 2010 елдан республикага якынча 12 млрд. доллар күләмендә чит ил инвестицияләре кергән. Төзелә торган уртак предприятиеләр продукциясе Россиядә генә түгел, ә экспортка да бара.

РФ Президентының чимал булмаган энергетика товарларын экспортлау күләмнәрен арттыру буенча йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр экспорт үсеше стратегиясе кабул ителде. Республика хакимият органнары эше РЭҮ белән даими элемтәдә алып барыла. ТР Экспортка ярдәм итү үзәге эшли. Аның эшчәнлеге КУЭ субъектлары экспортын алга этәрүгә, РЭҮ линиясе буенча экспортерларга ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларына мөмкинлегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук Татарстан Республикасының Экспортлар советы булдырылды.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре продукциясенең конкурентлык сәләтен арттыру эшебезнең мөһим юнәлеше булып тора, дип белдерде. Бу эш инвестицияләр җәлеп итү, халыкара кооперация һәм дөньяның алдынгы компанияләре белән тыгыз бәйләнгән.

Чит ил визитларына һәм чит ил делегацияләре белән сөйләшүләргә аерым игътибар бирелә. «Без төбәкара дәрәҗәдәге рәсми элемтәләрне җайга салырга омтылабыз. Бу – хезмәттәшлек өчен яхшы ярдәм. Рәсми делегацияләр составына бизнес вәкилләрен дә кертәбез, визитлар программаларында чит ил партнерлары белән эшлекле форумнар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тотабыз», — дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы иң югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны кабул итә. Шул ук вакытта республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү, мөһим эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан һәм аның продукциясен дөньяда танырлык итү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Хезмәттәшлек турында килешү базасы камилләшә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара элемтәләрне үстерүгә Казанда эшләүче дипломатик учреждениеләр ярдәм итә. Кайбер халыкара оешмалар белән актив хезмәттәшлек алып барыла. «Татарстан шулай ук чит илләрдәге 14 вәкиллектән торган төрле статуска ия. Алар хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләренә дә кураторлык итәләр», — дип билгеләде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү, мәгълүмати технологияләрне киң куллану һәм тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә белгечләр әзерләү турында сөйләде.

«Алга бару өчен амбициоз максатлар куярга, конструктив уртак эшне җайга салырга һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. Бүгенге катлаулы заманда яңа мөмкинлекләр ачыла, аларны эзләргә кирәк», — дип йомгак ясады Татарстан Президенты.


Фикер өстәү