Татарстанда берәү малаен үтереп, аның мәете белән бер анта яшәгән

Татарстан Тикшерү комитетында Яшел Үзәндә яшәүче 56 яшьлек кешегә карата үтерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат үз улын үтергән.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 28-29 ноябрендә шикләнелүче 26 яшьлек улы белән тулай торак бүлмәсендә кәеф-сафа корып утырган. Алар арасында низаг килеп чыга, аның барышында улы әтисенә пычак белән кадый. Ир пычакны тартып ала һәм берничә тапкыр улына алып кадый, шуннан соң аңын югалта.

Гаепләнүче аңына килгәч, янында утырган улын күреп ала. Ул янә пычак ала һәм егеткә берничә тапкыр кадый. Улы берничә сәгатьтән соң вафат була.

Атна дәвамында әти кеше мәрхүмнең гәүдәсе белән фатирда яши, ә аннары танышына китә. Күпмедер вакыттан соң яралану сәбәпле, ул үзен начар хис итә. Танышы аңа ашыгыч ярдәм чакырта, ә алга таба шикләнелүче кылган җинаяте турында сөйли.


Фикер өстәү