33 кеше Президент сайлавында катнашырга ниятләнүен белдергән

33 кеше Россия Президентын сайлауда катнашырга ниятләнүен белдергән инде. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Барлыгы 33 кандидат”, – дигән Булаев, 2024 елда Президент сайлавында катнашу өчен күпме кандидат дәгъва кыла, дигән сорауны җаваплап.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау 2024 елның 15-17 мартында үткәреләчәк. КПРФ Россия Президентын сайлауга кандидат итеп Дәүләт Думасы депутаты Николай Харитоновны, ЛДПР – партия лидеры Леонид Слуцкийны, “Гражданлык инициативасы” партиясе – депутат Борис Надеждинны, “Новые люди”, “Партия Роста” белән берләшеп, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванковны тәкъдим иткән. “Справедливая Россия – За правду” съездында исә бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасы бертавыштан хупланган. Бүгенге Президент, илбашын сайлауга кандидат сыйфатында теркәлү өчен, Үзәк сайлау комиссиясенә документларын беренчеләрдән булып тапшырган.


Фикер өстәү