Үзәк сайлау комиссиясе Николай Харитоновны Президент сайлауларына кандидат итеп теркәде

Россия Үзәк сайлау комиссиясе коммунист Николай Харитоновны Россия Федерациясе Президентына кандидат сыйфатында теркәгән. Үзәк сайлау комиссиясе утырышында бу җәһәттән карар кабул ителгән, дип яза “ТАСС”.
Дәүләт Думасы депутаты узган елның 23 декабрендә КПРФ съездында Президентлыкка тәкъдим ителгән. Ә инде 27 декабрьдә Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырган.
КПРФ парламент партиясе булып тора. Шуңа күрә аның вәкиленә дәүләт башлыгы вазыйфасына кандидат сыйфатында теркәлү өчен имза җыярга кирәкми.
Харитонов моңа кадәр дә Президент сайлавында катнашкан инде. 2004 елда, хәзерге кебек үк, коммунистлардан кандидат буларак, 9,4 миллион сайлаучының тавышын җыеп (13,69 процент), икенче урынга чыккан.
Хәзер Россия Президентына теркәлгән кандидатлар саны 3кә җиткән. Моңа кадәр “Новые люди” партиясеннән Владислав Даванков һәм “ЛДПР”дан Леонид Слуцкий сайлауга кертелгән.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган булган. 4сен теркәүдән баш тартканнар. 11 дәгъвачыдан (шул исәптән бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан – ул үзен тәкъдим итүче кандидат буларак сайлауда катнаша) документлар кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау быел 15, 16 һәм 17 мартта уздырылачак.
 


Фикер өстәү