Путин штабы аны хуплап җыелган имзаларны Үзәк сайлау комиссиясенә теркәүгә тапшырган

Владимир Путин штабы аны хуплап җыелган имзаларны Үзәк сайлау комиссиясенә теркәүгә тапшырган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Үзәк сайлау комиссиясенә имзалар белән 95 тартма китергәннәр. Шулай итеп, Владимир Путин үзен-үзе тәкъдим итүчеләр арасыннан имзаларны Үзәк сайлау комиссиясенә беренчеләрдән булып тапшырган.
Хәзерге вакытта дәүләт башлыгы вазыйфасына 11 кеше дәгъва кыла. Үзәк сайлау комиссиясе өч кандидатны – Леонид Слуцкий. Николай Харитонов һәм Владислав Даванковны теркәгән инде. Парламент партияләре тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларга теркәлү өчен тарафдарларыннан имза җыю таләп ителми.

Парламентка узмаган партияләрдән тәкъдим итүчеләр Сергей Малинкович, Борис Надеждин, Андрей Богданов, Сергей Бабурин, Ирина Свиpидова исә 31 гыйнварга кадәр кимендә 100 мең имза җыярга кирәк.
Ә менә үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә – Владимир Путин, Рада Русских, Анатолий Баташевка ким дигәндә 300 мең имза җыю таләп ителә.

Үзәк сайлау комиссиясе 10 февральдән дә соңга калмыйча барлык кандидатларны теркәү турында карар кабул итәргә тиеш.


Фикер өстәү