Үзәк сайлау комиссиясе Путинның Президент сайлавына тапшырылган документларын теркәгән

Россия Үзәк сайлау комиссиясе бүгенге утырышында гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның Россия Президентын сайлауга үзен тәкъдим итүен хуплау өчен булдырылган бер төркем сайлаучыларны теркәгән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясе шулай ук, сайлауда теркәлүгә сайлаучылардан 300 мең имза җыя башлау өчен, Сбербанкта махсус счет ачарга рөхсәт иткән һәм Путинның финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтлеләрен теркәгән.
Үз-үзен тәкъдим итүчегә, кандидатурасын хуплау өчен, кимендә 300 мең имза җыярга кирәк (һәр төбәккә кимендә 7,5мең имза туры килергә тиеш). Үзәк сайлау комиссиясенә имзаларны 31 гыйнварга кадәр тапшырасы. Шуннан соң комиссия, аларны тикшереп, ун көн эчендә кандидатны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итәргә тиеш.


Фикер өстәү