Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Президенты сайлауларында теркәлү өчен документлар тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә республика җитәкчесен сайлауга кандидат буларак теркәү өчен документлар тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатны теркәү өчен документларны тәкъдим итте», — диде ул.

Документлар пакетына шул исәптән Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җыелган муниципаль депутатларның имзалары да кергән. Документлар ун көн дәвамында өйрәнеләчәк, шуннан соң ТР Үзәк сайлау комиссиясе теркәлү турында Карар кабул итәчәк.

Республиканың гамәлдәге җитәкчесе «Бердәм Россия»партиясеннән ТР Президентына кандидат итеп тәкъдим ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов өчен «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә күпчелек депутатлар тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 2020 елның 13 сентябрендә узачак.


Фикер өстәү