Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьгә билгеләнде

Бүген Татарстанда Президент сайлауларына старт бирелде. Республиканың Дәүләт Советы әлеге чараны 13 сентябрь – бердәм сайлау көнендә уздыру турында карар кабул итте. Карар массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатлар күрсәтү этабы башланачак.
— Бүген Үзәк сайлау комиссиясе утырышы да узачак. Анда сайлау процессын оештыруга кагылышлы сораулар каралачак. Президент сайлауларын оештыру һәм уздыру буенча төп чаралар планын раслаячакбыз, кандидатларны хуплау өчен кирәк булган муниципаль депутатлар имзасы күләмен хәл итәчәкбез, башка сорауларны караячакбыз, — диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. — Алдан исәпләүләр буенча, Татарстан Президенты вазыйфасына кандидатны хуплау өчен 387 муниципаль депутат имзасы кирәк булачак, шул исәптән 34 тән дә ким булмаган муниципаль район һәм шәһәр округларыннан җыелган 96 депутат имзасы.
Сайлауларны оештыру һәм уздыруда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 65 — территориаль, 2810 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк.
Татарстан Президентын сайлаулардан тыш, 13 сентябрь көнне республикада муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын, Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да узачак.


Фикер өстәү