Татарстанда территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларына кандидатлар исемлеге төзелде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе территориаль комиссияләр әгъзаларына кандидатуралар буенча тәкъдимнәр кабул итүне туктатты. Декабрьдә республикадагы барлык 65 территориаль сайлау комиссияләре (аларда 520 кеше исәпләнә) әгъзаларының вәкаләтләре вакыты төгәлләнә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 сәяси партиядән, шул исәптән «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия» һәм ЛДПР партияләреннән кандидатлар буенча тәкъдимнәр килгән. «Татарстан — яңа гасыр» республика хәрәкәте дә кандидатлар буенча тәкъдимнәр җибәргән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, территориаль сайлау комиссияләре республика сайлау системасының төп өлеше булып тора, Татарстанда сайлаулар оештыру дәрәҗәсе аларның эшенә бәйле.

«Кандидатураларның сайлау кампанияләрендә катнашу тәҗрибәсе өстенлек булып тора, юридик белеме булу да әһәмиятле. Яхшы репутация — аеруча мөһим. Без кандидатларны бәйге нигезендә сайлыйбыз, һөнәри осталыкны гына түгел, ә кешелек сыйфатларын да беренче планга куябыз. Сайлап алу конкурентлы булырга тиеш, кайбер кандидатлары алудан баш тартырга да туры килер дип уйлыйм», — диде Кондратьев.

Киләсе ай дәвамында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы эш төркеме кандидатлар буенча килгән тәкъдимнәрне өйрәнәчәк һәм тикшерәчәк, әңгәмәләр уздырачак. Территориаль сайлау комиссияләре рәисләре вафизасына кандидатлар сайлау законнары буенча аерым тест узачак.


Фикер өстәү