Татарстанның Хисап палатасы рәисе сайланды

Алексей Демидов Татарстанның Хисап палатасы рәисе итеп чираттагы срокка билгеләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде. Алексей Демидов әлеге вазифаны 2004 елдан бирле башкара.

Хисап палатасы рәисе вазыйфасына Татарстан Президенты тарафыннан Алексей Демидов кандидатурасын карау аның вәкаләтләре вакыты тәмамлануга бәйле.

«Алексей Иванович энергияле, инициативалы, җаваплы җитәкче буларак яхшы билгеле, — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, кандидатны тәкъдим итеп, — ул унбиш елдан артык тышкы дәүләт финанс контролен иң югары дәрәҗәдә тәэмин итә. Алексей Ивановичның абруе федераль дәрәҗәдә дә танылган, 2014 елдан ул Россия Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Советы Президиумына керә, Татарстан Тикшерү-хисап органнары советын җитәкли, тышкы финанс контроле муниципаль органнары эшчәнлеген координацияли. Хисап палатасы Халыкара һөнәри бергәлек белән даими конструктив диалог режимында урнашкан, 2007 елдан тышкы финанс тикшерүе региональ органнарының Европа оешмасы әгъзасы булып тора. Алексей Ивановичның бай тәҗрибәсе һәм профессионализмы ТР Хисап палатасының алга таба уңышлы эш гаранты булып тора».

«Алексей Иванович-зур эш тәҗрибәсе белән, республикада, Россиядә һәм чит ил финанс контроле органнарында лаеклы абруй казана, — дип ассызыклады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, — комитет утырышында әлеге кандидатура каралды һәм бертавыштан хупланды».

Алексей Демидов кандидатурасы Дәүләт Советы утырышында да бертавыштан хупланды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү