Татарстан Президенты вазифасына кандидатлар буенча карар чыгарылды

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазыйфасына дүрт кандидатны теркәде. Тиешле карар бүген Үзәк сайлау комиссиясенең 113-утырышында кабул ителде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидат таныклыгын түбәндәгеләр алды:

  • Коробченко Олег Владимир улы, «Үсеш партиясе»ннән кандидат;
  • Михеев Альмир Александр улы, Гадел Россия партиясеннән кандидат;
  • Вәлиев Альфред Рәкыйп улы, «Россия коммунистлары» кандидаты;
  • Сурчилов Владимир Валерий улы, ЛДПРдан кандидат.

— Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатларны теркәү өчен тапшырылган документларны карап, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларның “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67нче Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде, — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Барлык кандидатлар да «муниципаль фильтр»ны уздылар, ягъни кимендә 5% муниципаль депутатларның имзаларын  җыйдылар.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына беренче кандидат — Миңнеханов Рөстәм Нургали улы (“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат) 24 июльдә теркәлгән иде. 1 августта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе теркәү турындагы тиешле карарны башка кандидатларга карата кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: республика Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау.

Тавыш бирү 11, 12, 13 сентябрьдә узачак. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.


Фикер өстәү