Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү турында законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин интернет һәм почта аша дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына, референдумнарга, шулай ук башка очракларга сайлауларны оештыруга кагылышлы үзгәрешләр «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» законга кертелә.

Әлеге яңалык кертелгәч, дистанцион форматта тавыш бирүне уздыру турындагы карарны «Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе мөстәкыйль рәвештә кабул итү» күздә тотыла.

Моннан тыш, сайлаучыларның имзаларын дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә җыю мөмкинлеге булачак.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе электрон рәвештә һәм почта аша тавыш бирү үзенчәлекләрен аңлатты.


Фикер өстәү