Олег Коробченко вице-премьер, сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнде

Бүген Дәүләт Советы утырышында Олег Коробченконы вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына килештерү мәсьәләсе каралган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, депутатлардан Олег Коробченко кандидатурасын вице премьер — сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына килештерүне сорады.

«Коробченко – республикада танылган шәхес. 2004 елда шәхси бизнесын оештырып җибәрә, 2010 елга йөк техникасына капиталь ремонт һәм сервис хезмәте буенча «Кариб» ҖЧҖ зур компанияләрнең берсенә әверелә. «Кариб» оешмасы яңа техника сата, «КамАЗ» җәмгыятенең рәсми лидеры санала. «Кариб» башка проектларны да гамәлгә ашыра. 2017 елда Алабуга аккумулятор заводы ачылды. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда проект гамәлгә ашырыла», – дип Песошин кыскача эшчәнлегенә тукталды.

«Олег Коробченко республикада сәнәгать үсешенә зур игътибар бирә. Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре арасында абруй казанган кеше. 2010 елдан ул Чаллы шәһәр советы депутаты. 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Шәхси сыйфатлары ярдәмендә Олег Коробченко яңа вазифасындагы бурычларын хәл итәр һәм сәнәгать потенциалын үстерүгә этәргеч бирер дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин.

Татарстан Президенты тәкъдиме тавышка куелды. Парламентарийлар бертавыштан хуплады. Башкарма һәм закон чыгару органнарында берьюлы эшли алмаганлыктан, Коробченконы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетыннан вакытыннан алда чыгардылар. Фәрит Мөхәммәтшин аңа ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.


Фикер өстәү