Быел ноябрь-декабрь айларында Катарда узасы футбол буенча дөнья чемпионатында катнашачак 32нче команда ачыкланды.
Коста-Рика футболчылары Яңа Зеландия командасын отып, соңгы юлламаны яулады.
Дөнья чемпионаты 21 ноябрьдә башланып, 19 декабрьдә тәмамланыр дип көтелә.
Дөнья чемпионаты-2022. Төркемнәрдә кемнәр уйный
A төркеме: Катар, Эквадор, Сенегал, Голландия
B төркеме: Англия, Иран, АКШ, Уэльс
C төркеме: Аргентина, Согуд Гарәбстаны, Мексика, Польша
D төркеме: Франция, Австралия, Дания, Тунис
Е төркеме: Испания, Коста-Рика, Алмания, Япония
F төркеме: Бельгия, Канада, Марокко, Хорватия
G төркеме: Бразилия, Сербия, Швейцария, Камерун
H төркеме: Португалия, Гана, Уругвай, Көньяк Корея