Татарстан Рәисе: Катар — Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең иң мөһим партнеры

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Шәех Әхмәт бин Нассер бин Җәссим Әл Тани белән очрашты. Очрашу «Казан» ат спорты комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Катар арасында мөнәсәбәтләр әкренләп үсә. «Катар — Якын Көнчыгыш төбәгендә Россиянең иң мөһим партнеры. Сәүдә-икътисадый, мәдәни-гуманитар һәм фәнни-техник хезмәттәшлек үсеш ала», — диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Катар мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәргә тырыша. «Катар делегациясе даими рәвештә „Россия – Ислам дөньясы: KazanForum“ халыкара икътисадый форумында катнаша. Июнь аенда Катарның Мәгариф һәм югары белем министры Бусейна Әл Нуайми ханым мәгариф министрларының „Киләчәкне формалаштыру“ халыкара форумында катнашу өчен Казанга килде», — диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше, шулай ук Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан зур тантаналар турында сөйләде.

«Бездә сәүдә-икътисадый багланышлар үсеше өчен зур потенциал бар. Катарга да, Татарстанга да кызыклы юнәлешләрне билгеләргә кирәк. Бүген бездә Ислам банкингы актив рәвештә алга бара. Моннан тыш, хәләл индустрияне үстерү буенча зур эш алып барыла», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук фәнни-мәгариф, мәдәни һәм туристик өлкәләрдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстан Рәисе Катар Әмиренә Татарстан-Катар мөнәсәбәтләрен үстерүгә шәхси игътибар биргәне өчен иң җылы сәламләү сүзләрен җиткерүне сорады.

Илче Рөстәм Миңнехановны Республика Көне белән котлады һәм мәгариф һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде. Ул шулай ук Катарның Татарстанда гамәлгә кертелә торган ислам банкингы өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын билгеләп үтте.


Фикер өстәү