Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның тулы вәкаләтле илчесе Паван Капур белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Паван Капур белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Исегезгә төшерәбез, Илче Әфганстан буенча консультацияләрнең Мәскәү форматындагы 5 нче утырышында катнашу өчен Казанга килгән.

Һиндстанның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан белән Һиндстан арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу өчен Казанда булу аеруча күркәм», — дип билгеләп үтте ул.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Һиндстан мөнәсәбәтләре ныклы дуслык һәм үзара хөрмәт традицияләренә таяна, аеруча өстенлекле стратегик партнерлык рухында үсә, бу Россия Президенты В.В. Путинның Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди әфәнде белән очрашулары вакытында күп тапкырлар ассызыкланды.

Татарстан Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә үз өлешен кертә, диде Рөстәм Миңнеханов, шулай итеп, визитлар алмашыныла, Татарстан күп тапкырлар Һиндстан эшлекле миссияләрен кабул итте.

Бүгенге очрашу барышында ассызыклап үтелде: соңгы елларда үзара товар әйләнеше үсеше күзәтелә. Безнең эшлекле элемтәләрне активлаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, бизнес-делегацияләр оештырырга кирәк, бу үзара файдалы хезмәттәшлек өчен нинди юнәлешләр кызыклы икәнен билгеләргә мөмкинлек бирер иде.

Татарстан Рәисе кыскача төбәкне Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган субъектларының берсе буларак тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов Һиндстан коллегаларын 2024 елда Казанда планлаштырылган халыкара чараларда катнашырга чакырды. Бу «Россия – Ислам дөньясы: «KazanForum» — Россия һәм мөселман илләренең үзара хезмәттәшлегенең төп федераль мәйданчыгы, шулай ук «Киләчәк Уеннары» халыкара турнирына да чакырды.

Киләсе елда Казанда булачак тагын бер мөһим вакыйга – БРИКС һәм БРИКС плюс дәүләт башлыклары саммиты. Хәзер төбәк әлеге зур чарага актив әзерләнә.

Белешмә өчен:

Исегезгә төшерәбез, 2014 елда Рөстәм Миңнеханов Нью-Дели һәм Мумбайда булды, шулай ук Россия делегациясе составында Нарендра Моди әфәнде белән очрашуда катнашты.

2017 елда Петербург халыкара икътисадый форумында Рөстәм Миңнеханов Нарендра Моди әфәнденең Россия төбәкләре җитәкчеләре белән очрашуында катнашты.

2018 елда Миңнеханов Андхра-Прадеш штатында булды. Татарстанның бу төбәк белән килешүе бар.

Татарстан Һиндстанга зур йөкләр, вертолетлар, суднолар, газ суырткыч җайланмалар, шиналар, компрессорлар, медицина инструментлары, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе, агросәнәгать товарлары кебек продукцияне җибәреп тору белән кызыксына. Һиндстан белән үзара хезмәттәшлекне үстерүдә фармацевтика, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә кызыксыну бар. Республикада Һиндстан мәдәнияте көннәре, тематик концертлар, Һиндстаннан продукция сату күргәзмәләре үткәрелә. Һиндстан фильмнары — Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең даими катнашучылардан.

Татарстан югары уку йортларында Һиндстаннан 850дән артык студент укый.


Фикер өстәү