Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Гөлестан провинциясе Губернаторы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Гөлестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Иран белән хезмәттәшлекне югары бәяли. «Татарстан һәм Иранның бай тарихи, икътисадый һәм мәдәни багланышлары бар, хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә тупланган», — диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Иран арасында делегацияләрнең үзара визитлары гамәлгә ашырыла, ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырыла. 2018 елда Казанда Ибраһим Рәиси булып китте, ул узган ел Иран Президенты итеп сайланды.

Үзара мөнәсәбәтләр үсешенә Иранның Казандагы Генераль Консуллыгының күпьеллык эше, Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум, шулай ук Татарстан белән Иран провинцияләре арасында актив хезмәттәшлек ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемиягә кадәр Тәһран-Казан туры һава юллары гамәлгә ашырылды. Төрле елларда Татарстан компанияләре Иранда, шул исәптән КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолетлар заводы да үз проектларын тормышка ашырдылар.

Рөстәм Миңнеханов кооперация өчен яңа формалар һәм механизмнар эзләү кирәклеге турында белдерде. Июнь аенда Тәһранга Татарстаннан бизнес-миссия барган иде. Визит нәтиҗәләре буенча эшкә карата ике як өчен дә җитди кызыксыну билгеләп үтелде.

Иран партнерларын яхшырак аңларга һәм бизнес алып барырга бердәм дини, шулай ук тарихи һәм мәдәни традицияләр булыша. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, быел республикада Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелде. Май аенда бәйрәм чараларында Иран вәкилләре дә катнашты. Аерым алганда, Иран компанияләре «Хәләл экспо» күргәзмәсендә катнаштылар. Моннан тыш, Казан Кремлендә Иран сәнгате күргәзмәсе дә оештырылган.

Фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек үсә. Татарстан һәм Иранның кайбер югары уку йортлары килешү элемтәләренә ия, республикада 765 Иран студенты белем ала.

Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы, сәнәгатьнең төп тармаклары һәм бизнес-проектларны үстерү өчен булган инфраструктура турында сөйләде.


Фикер өстәү