Татарстанда бу ялларда эссе булачак

Татарстанда ялларда эссе булачак. Көндез һава температурасы 33 градуска кадәр җитәр дип көтелә. Шул ук вакытта көчле җил белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар да булырга мөмкин, дип хәбәр итә Республиканың Гидрометеорология үзәге.

Антициклон килү белән кызу һава торышы урнашты. Әмма акрынлап явым-төшемнәр белән хәл үзгәрәчәк. Бүген, 7 июльдә көндез кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

8-10 июльдә көндез һәм кич шулай ук яшенле яңгыр булырга мөмкин. Җил тизлеге 5-20 метрга кадәр булуы ихтимал.

Төнлә һава температурасы 14-19 градус булачак. Көндез 27-33 градус җылы булыр дип көтелә.

Киләсе атна башында эссе көннәр дәвам итәр дип көтелә. Көндез 26-31 градус җылы булачак, явым-төшемсез.


Фикер өстәү