Рөстәм Миңнеханов Төркиянең тулы вәкаләтле илчесенә рәхмәтен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсарга Татарстан белән сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Казанда (Казан Кремле) Татарстан Рәисе һәм Илче әфәнде очрашты. Исегезгә төшерәбез, Мәхмәт Самсар Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышында катнашу өчен Казанга килгән.

Мәхмәт Самсар Россиядәге миссиясен тәмамлый һәм Татарстанга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерергә дип хөрмәт йөзеннән килгән. «Вакытыгыз өчен рәхмәт. Минем Россиядә бишьеллык хезмәт срогым тәмамланды. Казан мин илегез белән танышканда беренче урыннарымның берсе булды. Беренче очрашудан бирле мин Сезнең ярдәмегезне тойдым, шуңа күрә Сезгә килү һәм китәр алдыннан шәхсән саубуллашу мөһим иде», — диде Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар. Ул Төркия Тышкы эшләр министрлыгының үзәк аппаратында Россия белән эшләүне дәвам итәчәген һәм Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә файдалы булырлык ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.

Илче әфәнде шулай ук хәбәр иткәнчә, кичә Казанда Төркия эшкуарлары белән очрашканнар һәм алар Татарстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

Рөстәм Миңнеханов илчегә уңышлы эшләр теләде. «Якын арада сез үз эшегезне хәзерге вазыйфагызда тәмамлыйсыз, илебез арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төркия хезмәттәшлеген үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм киләчәк вазыйфаларыгызда уңышлар телим. Безнең илләр арасында хезмәттәшлекне үстерүдә сезнең ярдәмегезгә өметләнәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул кризислар вакытында да, пандемия вакытында да хезмәттәшлек туктатылмавын ассызыклады. Рәсми һәм бизнес-делегацияләр белән даими алмашу бара. 2023 елның җәендә генә Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр Төркиягә – Анкара һәм Куньяга барган.

Төркия Республикасы — Татарстанның төп халыкара партнерларының берсе. Узган ел товар әйләнеше 1,2 млрд долл. тәшкил иткән, 2021 ел белән чагыштырганда 2 тапкырдан артык үсеш күрсәткән. Быел үсеш тенденциясе тагын да ачыграк, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан компанияләре шулай ук Төркия территориясендә берничә эре инвестицион проектны гамәлгә ашыра.

Безнең республика Төркия бизнесының Татарстанда икътисадый проектларын киңәйтүе, биредә Россиянең зур базарында һәм Евразия икътисадый киңлеге илләре базарында эшләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булдыруы белән кызыксына, диде Рөстәм Миңнеханов, республика нәтиҗәле бәйләүче звено булып торырга омтыла. Төркия белән мәдәният, парламентара хезмәттәшлек, фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт һәм туризм өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек урнаштырылган.


Фикер өстәү