Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Эрикан әфәнде Татарстанда дипломатик миссиясен тәмамлый.

Республика парламентында узган очрашу кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Генераль консулга эше өчен рәхмәт белдерде һәм Россия белән Төркия арасында тыгыз сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар элемтәләр барлыкка килүен, шулай ук Татарстан белән Төркия арасында дустанә мөнәсәбәтләр, шул исәптән парламентара элемтәләр ныгуын билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне активлаштыруга аерым тукталды. Катлаулы шартларга һәм кертелгән санкцияләргә карамастан, республиканың күптармаклы икътисады алга таба үсешен дәвам итә. Татарстан төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позициядә тора (тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе индексы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме, төзелеш темплары һ.б.).

Исмәт Эрикан, үз чиратында, республика җитәкчелегенә Генераль консуллык инициативаларына һәм проектларына һәрьяклап ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Узган дүрт ел сәяси һәм социаль-икътисадый яктан катлаулы булды, – диде ул, – әмма без һәрвакыт Татарстан парламентарийларының ярдәмен тойдык».

Эрикан әфәнде шулай ук Төркия – Россия элемтәләре кысаларында нәкъ менә Татарстан белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шунысын да әйтергә кирәк, Россия икътисадына Төркиядән кергән  инвестицияләрнең дүрттән бер өлеше Татарстанга туры килә. Төркия икътисадына Татарстан инвестицияләре күләме дә арта, уртак предприятиеләр ачыла.

Фәрит Мөхәммәтшин Исмәт Эриканга зур уңышлар теләде һәм Татарстанның Төркия төбәкләре белән хезмәттәшлеге алга таба да уңай яктан дәвам итәчәгенә ышандырды.

Исмәт Эрикан 2019 елдан Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасын биләде. Эрикан әфәнде 1996 елда Казанда Төркиянең Генераль консуллыгы ачылганнан бирле уникенче Генераль консул. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы Татарстан Республикасы башкаласында ачылган беренче чит ил дипломатик вәкиллеге булды.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.


Фикер өстәү