Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулына ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медален тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Исмәт Эрикан Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый. Ул үз вазыйфаларына 2019 елда керешкән иде.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдәшенә Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеген үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы буларак эшчәнлегегез тәмамлана. Бер яктан, карьера үсешегез дәвам итүенә шатбыз, икенче яктан – Сезнең Татарстаннан китүегез безне сөендерми», — диде республика Рәисе.

Ул Төркиянең Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Сәүдә-икътисадый һәм социаль-гуманитар өлкәләрдә зур эш алып баручы, безнең тугандаш халыклар арасында элемтәләрне ныгытуның нәтиҗәле механизмы булган Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы катнашында элемтәләр үсә, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Исмәт Эриканга яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә меален тапшырды.


Фикер өстәү