Су коенганда малайга җәен һөҗүм иткән

Башкортостанның Мәсәгут районы Абдуллин авылы янындагы Ай елгасында җәен су коенган малайның аягыннан тотып алган. Бу хакта «Башинформ» яза.

«Ярый егет аягын чыгара алган. Халык күп, моторлы көймәләр йөри, күрәсең, алар җәенне борчыган, сак булыгыз!» дип язган зыян күрүченең туганы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортостанда балыкчылар сулыкларда зур җәеннәрне тоткан очраклар булган. Күптән түгел Татарстанның Балтач районының Югары Шубан авылында яшәүче Булат Хәйруллинның 104 килолы җәен тотуы хакында язган идек. 

Комментарийларда халык бу хәл турында төрле фикерләр калдырган: кайберләре җыелышып җәен тотарга бармакчы, кайберләре бүтән беркайчан да сулыкларга кермәячәкбез дип язган.


Фикер өстәү