Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде Татарстанда үз эшен тәмамлый

Бик яхшы, эзгә салынган эш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцин әфәнде белән очрашуда аның дипломат буларак эшчәнлегенә әнә шундый бәя бирде. У Инцин әфәнде Татарстанда үз эшен тәмамлый.

Билгеле булганча, Казанда Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы 2016 елда ачылды. У Инцинь әфәнде аның беренче Генераль консулы булды. Казандагы консуллыкка Идел буе федераль округының 14 төбәге керә.

«Сез Кытайның Казандагы Генераль консуллыгына нигез салынган көннән бирле эшлисез. Республикабызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз. Беренче Генераль консул буларак сез бу дипломатик эшне бик яхшы эзгә салдыгыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы бу эшнең яңа Генераль консул килү белән дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде, У Инцинь әфәндегә исә дипломатик эшчәнлегендә алга таба да уңышлар теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин, аңа уртак эше өчен рәхмәт белдереп, Россия белән Кытай арасында ныклы сәүдә-икътисади, гуманитар элемтәләр урнашуын, яхшы эшлекле элемтәләр җайга салынуын да билгеләп үтте. Ике идарә итүче  партия – «Бердәм Россия» һәм Кытай Коммунистлар партиясе катнашында күп кенә уртак чаралар уза. Татарстан ике дәүләтнең төбәкара элемтәләрен үстерүгә зур өлеш кертә.

У Инцинь әфәнде, үз чиратында, республика җитәкчелегенә хезмәттәшлек, парламентара элемтәләр кысасында Татарстан белән Кытайның багланышларын үстерүдә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Казанда Кытайның Генконсуллыгын ачу Россия белән Кытай хезмәттәшлегенең төбәкара юнәлешен үстерү өчен яхшы нигез булды. Биш ел эчендә безнең сәүдә-икътисади элемтәләр бик тиз үсеш алды. Киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен дә уңай мөмкинлекләр булдырылды», – диде консул. У Инцинь әфәнде Кытай эшмәкәрләренең Россия проектларына инвестицияләр кертү, эшмәкәрлекне үстерү белән бик нык кызыксынуын, илдә һәм, аерым алганда,  Татарстанда яхшы инвестицион климат булдырылуын да билгеләп үтте.


Фикер өстәү