Рөстәм Миңнеханов Кытайның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы У Инцинь белән очрашты. Очрашу Генконсуллык бинасында узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Кытай дипломаты үз миссиясен Татарстан башкаласында тәмамлый һәм башка эш урынына юнәлә.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлекне ныгытуга Инциньның шәхси өлешен билгеләп үтте. «Бүген Кытай Генераль Консуллыгының безнең республиканың дәүләт органнары белән хезмәттәшлеге бик югары дәрәҗәдә», — дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда элемтәләр аеруча интенсив булды. «Сез бик яхшы нигез салдыгыз. Иң мөһиме, Сезнең вазыйфаны кабул итүче дә шундый ук актив һәм инициативалы булсын иде. Татарстан белән КХР арасындагы хезмәттәшлекнең уңай динамикасы киләчәктә дә сакланыр дип ышанам», — дип өстәде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Инциньга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.

«Минем өчен бу бүләк – минем хезмәтемне генә түгел, ә безнең Генконсуллык коллективының эшен дә зур дәрәҗәдә һәм югары бәяләү. Мин һәрвакыт Татарстанның тугры дусты булырмын дип ышандырырга телим», — диде У Инцинь.


Фикер өстәү