Марат Кәбиров: «Пирожки… Юк, мактау көтәм»

Тезгенеңне тыебрак торучы булу – бәхет. Бәхет ул гел уңайлы булмый.

Мин ихласланып китеп нәрсәдер сөйли башлыйм икән, хатын тезгеннән тарта:

– Марат, мактану кебек ишетелә, – ди. Беләм инде мин аны. Тик нишлим соң инде, зарлана башлыйммыни? Мин дөресен сөйлим. Дөресен әйтәм икән, бу мактану кебек тоела. Аралашуга артык мохтаҗ кеше түгелмен инде, дәшми дә торырга мөмкинмен. Дәшми торсам, эреләнү кебек була. Эндәшсәм – мактанган сыман. Юк, чынлап шулай ул. Минем үз исемемне әйтүем дә мактану кебек тоела. Менә син – Фәлән Фәләнов. Ул – Төгән Төгәнова. Сез бернигә карамыйча, саф намус белән: «Мин – Фәлән Фәләнов, Мин – Төгән Төгәнова»,–дип кычкырып әйтә аласыз. Хәтта күкрәк суга аласыз. Чөнки сезнең сүзегез дөрес. Күкрәк кагуыгыз да дөрес. Моның өчен сезне беркем гаепли алмый. Ә мин алай итә алмыйм. Әгәр: «Мин – Марат Кәбиров», – дип әйтәм икән, бу мактану булып ишетелә. Күкрәк сукмый гына әйтсәм дә. Гел генә мактанасы килеп тормый инде ул, ә макталасы килә… Мактаулы, данлыклы кеше булу рәхәт.

Бер мәлне «солянка» дип атала торган концертларның берсендә чыгыш ясап төштем дә фойе дип аталган җирдән китеп барам. Тәнәфес инде бу. Мин үзем генә түгел, янымда студент егетләр. Берсеннән берсе таза, матур. Телохранительләрем шикелле төреп кенә йөртәләр инде мине. Үземнең дә яшь вакыт, мин дә ничава гына. Уфада инде бу. Уфада мин аеруча горур кыяфәт белән йөрим. Чәй эчкән булып китәбез. Мин инде юморист буларак бер-ике кызык сүз әйтеп алам. Таныганнарын, яратканнарын сизеп торам инде. Менә халыкның сиңа нинди мөнәсәбәттә булуы нык сизелә торган әйбер ул. Рәхәт халәт. Шушы халәтне озаккарак сузарга тырышып, юкны бар итеп йөрим инде. Кемдер китап, кемдер түбәтәй яки сувенир бүләк итә. Янымдагы егетләр арасында да рәхәт. Аларның хөрмәтле кешесе бит инде мин, шуңа төреп кенә, урталарында гына йөртәләр. Вәт, мин үз данымның рәхәтен күреп, үз талантыма ләззәтләнеп йөрим.

Җырларымда — сезнең язмышлар | Марат Кәбиров шигырьләре

Ул вакытта кесә телефоннарыннан фотога төшеп булмый иде әле. Танылган кешеләр белән фотога төшәр өчен чиратлар да булмый торган иде. Шунда бер кыз килеп фотога төшәргә тәкъдим итте. Бергәләшеп, кочаклашып төштек. Русча сөйләшә инде үзе. Егете төшерде. Шуннан бер-беребезгә рәхмәт әйтештек тә, мин үз даныма сарылып кына ары атладым. Язучының колагы үткен була, күзәтүчән була. Мин ишетеп торам инде бу парның сөйләшүен. Егете сорый:

– Ә син аның кем икәнен беләсеңме? – ди. Урысча сорый. Шуңа игътибарны алгандыр да инде ул. Һәм кыз да урысча җавап бирә. Ул бүген дә минем колагымда сүзмә-сүз яңгырап тора:

– Да ты че, Коля! Это же сам Салават Фатхетдинов!

Мин тирә-ягыма каранып алдым да иптәш егетләремнең берни сизмәвен тойгач, ишеккә атладым. Теләсә-нинди урыннан да данлы вакытыңда чыгып китәргә кирәк бит инде, абруең төшкәнне көтеп ятарга ярамый.

Менә бу үзе үк тезгенне тыю иде.

Соңыннан мин күп нәрсәләрне төшендем. Хәтта исемеңне бутамасалар да, кешеләр сине бер төрле кабул итә, ә син аз гына башкачарак булып чыгасың икән. Кайвакыт юлларың үзеңне яратучыларның максаты белән туры килми. Татарстанга күченеп килгән чакларда янымда бөтерелеп йөрүчеләр шактый гына булды. Тегендә чыгыш яса, монда әңгәмә үткәр, үзеңне Башкортстанда ничек кысуларын сөйлә. Миңа рәхәт инде бу бер яктан. Үзеңә игътибар биреп, салпы ягыңа салам кыстырып торулары бөтен вакытта да рәхәт була. Мине барысы да белә, ярата, таянычым булырга тели, дип уйлыйсың. Ләкин минем Башкортстанда үземне кысулары, ирек бирмәүләре турында сөйләрлек чутым юк иде. Яхшы язучы булдым мин анда да. Бәйсез, талантлы, бай… Һәрхәлдә, миннән дә иреклерәк, миннән дә танылганрак, миннән дә баерак язучылар башкорт милләтле чордашларым арасында да юк иде. Эш монда хәтта минем милләтемдә яки сәләтемдә дә түгел иде бугай. Күп эшли торган кеше бит инде мин, төрле өлкәләрдә эшли торган талымсыз кеше. Менә тагын мактану сыманрак яңгырый. Ләкин шундыйрак җавабым басылган бер газетаны Башкортстан матбугаты чиновниклары күтәреп йөрткән: «Менә нинди булырга тиеш ул чын язучы!»– дигәннәр. Бу мактану да, нәрсәгәдер өметләнү дә түгел, ә бары тик ихласлык кына иде. Бер карасаң, алар хаклы инде – чын язучы ихлас булырга тиеш.

И Адәм балалары… (Марат Кәбиров үзен нигә чит планета кешесе сыман хис итә?)

Мин сезнең ихлас язучыгыз булдым. Кайчагында әйбәт әйберләр дә яздым. Укучыларым да ихлас булды. Яраттылар. Кайчагында бик үк өнәп тә бетермәделәр. Хаталарым булса, гафу иттеләр. И, беләсезме… Ихласлык ул һәрвакыт гафу ителә.

Мин нәрсәдер язсам, аны иң беренче хатыныма, иң якын күргән кешеләремә тәкъдим итәм инде. Һәм күзләремне мөлдерәтеп төбәп, укып бетерүләрен көтәм. Юл буе ашханәләре янында хуҗасыз этләр була бит… Шулар синең кулыңдагы пирожкига карап дөньяларын оныта. Бер арада күзләреңә төбәлә. И ул күзләрдәге моң! И ул өмет… Мин үземне кайвакыт шундый этләр кебек тоям. Пирожки… Юк, мактау көтәм… Бер үземдә берничә эт була…

Тезгенеңне тыеп торучылар кирәк. Иң якын кешеләрең – шулар. Алар сине хыяллар белән чынбарлык арасын үлчәп карарга мәҗбүр итә. Тезгенеңне тыеп торучы кешең үзең булсаң бигрәк әйбәт. Тик мин алай була алмамдыр кебек…

И мактагыз әле берәрегез…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү