Марат Кәбиров: «Ходай биргән талант өчен гаепле икәнемне дә, бурычлы икәнемне дә аңлыйм»

«Әгәр Ходай кешегә язучылык таланты биргән икән, ул милләткә хезмәт итәргә, халкы өчен яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы», – ди бер танышым. Һәм халыкка хезмәт итү фәлсәфәсенә бирелә. Мин елмаям. Яшь чакта миллион тапкыр күргән лозунг күз алдына килә: «Партия и народ едины!» Моңсу. Чөнки бу сүзләрне адым саен ишетергә туры килә: «Язучы халыкка хезмәт итәргә… язучы милләткә… язучы бурычлы… язучының төп бурычы…»

Нинди бурыч соң инде ул?.. Мәңге бетми торган…

Менә мин гомер буе яздым. Җыр текстлары, шигырьләр, юморескалар, хикәяләр, повестьлар, романнар… Күп яздым инде, кайбер эстрада йолдызлары минем шигырьләргә язылган җырлардан гына да бер-ике концерт куя ала. Кайберләренә «иде» дип әйтергә дә мөмкиндер, чөнки арабыздан вакытсыз китеп бардылар. Хәния Фәрхи, мәсәлән. Әле исән булганнарының да Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимов, Ризан Хәкимов, Җәвит Шакиров, Альбина Хәкимова һ.б. кебекләре бар. Җыр текстлары гына язсам да, начар малай түгеллегемне аңлата бугай инде бу. Ну, шуннан соң мин сезгә бурычлы булырга тиешме инде? «Китмик әле яшьлек иленнән», «Авыр чакларны уйлама», «Гомер буйлап барам», «Агымсу» кебегрәк җырлар белән дә мин сезне бәхетле иттем бит инде, димәк, бурычымны түләдем. Бурычым булган булса. Ә сез миңа нәрсә бирдегез инде? Юк, бу сорау кызык өчен генә ул: үз җырлары белән сезне бәхетле иткән кешегезгә сез нәрсә бирдегез? Бәлки, биргәнсездер… Мин сизмәдем. Мин фәлән төрле ипотекалар белән янып, кырык кредитлардан алданып, бауга менәргәме, әллә тагын тырышып караргамы, дип өзгәләнеп йөргән чакларда берегез дә юк идегез. Ә бит ул җырларны бомжлардан башлап президентларга кадәр ярата иде. Тик мин авыр хәлгә калган чакларда янымда бер бомж да, бер президент та булмады. Халкым… Кем син – минем «халкым»? Ник юк идең миңа авыр чакта?

Марат Кәбиров: «Минем дә февральдән бирле калага аяк басканым юк иде»

Ә мин исән. Ходай җаен бирде. Һәм мин кемгә бурычлымын инде? Бомжгамы, президенткамы, халкымамы?

Мин сезнең арада, сезнең тормыш белән яшим. Үтермим дә, таламыйм да, алдамыйм да. Намус кемдәдер була ала икән, ул иҗатчыда – шагыйрьдә, язучыда була; намус иҗатчының әсәрләрендә генә түгел, ә һәр адымында чагыла. Әгәр иҗатчы намусын үгетли икән, ул көнлекчегә әверелә. Мин сезнең иҗатчыгыз булдым. Халыкныкы инде, бер карасаң… Бомж да, көтүче дә, председатель дә, президент та – шул халыкның бер өлеше генә бит инде. Барысы да бертигез, берсе дә әллә кем түгел – гомерләре бары берәү генә.

Тик мин «халык өчен» дигән сүзне аңлый алмыйм.

«Халык өчен яшәүче»ләргә, «милләт өчен янучы»ларга бераз шикләнеп карарга кирәк. Нәрсәнедер әйтеп бетермиләр алар. Соңгы елларда ишәеп тә киттеләр:

Кемдер халык өчен фәлән катлы

Коттедж сала матур урында.

Кемдер халык өчен фәлән томлык

Китап яза үзе турында…

Безнең түрәләрнең барысы да диярлек халык өчен яши. Шуңа күрә, халык үзе өчен яши алмый. Ә бит чынлыкта, халык үзе өчен үзе яшәргә, үзе өчен үзе коттедж салырга тиеш… Фәлән диңгез янындагы курортларга ул үзе барырга тиеш. Үзе миллиардлар белән эш итәргә тиеш. Халык үзе өчен үзе яшәргә тиеш… Ә бездә аз гына башкачарак: халык үзе өчен үзе эшли, ә аның өчен башкалар яши.

Ну, ярый, Ходай, әйтик, мине язучы итеп яралткан, ди. Һәм мин хезмәт итәргә… Әй, сез бернәрсәне дә буташтырмыйсызмы? Халыкка хезмәт итәргә тиешле кешеләр бүтәнчә атала бит. Аларны Ходай депутаттыр-фәләндер итеп яралткан, халык сайлап куйган… Халыкның хезмәтчеләре халыкның үзеннән дә күбрәк зарплата ала һәм костюм-галстуктан гына кыйммәтле машиналарда йөри. Бер җирдә бернинди хезмәтче алай яшәми. Хуҗасыннан да баерак яшәгән хезмәтче бер илдә дә юк. Алар бездә генә: алар – халыкка хезмәт итүчеләр.

Язучы да халыкка хезмәт итәргә тиеш, диләр…

Халыкка хезмәт итү дигәндә, ни өчендер, бер кеше дә хезмәт хакы турында сүз кузгатмый. Язучы халыкка хезмәт итәргә тиеш – һәм вәссәлам. Димәк, сүз бушлай хезмәт итү турында бара. Моны инде: «Язучы халкы өчен бушка эшләргә бурычлы», – дип аңларга туры килә. Яхшы. Мин риза. Әгәр халкым бөтен акчасын үзенең «зур дәрәҗәле», «зур урында утырган», «абруйлы» бүтән хезмәтчеләренә биреп бетергән икән, каршы килеп булмый. Ярый инде, бушлай хезмәт итәрмен. Ләкин мин дә кайбер нәрсәләрдән бушлай файдаланырга тиеш. Кибетләрдән, мәсәлән… Рестораннардан…

Марат Кәбировны күрергә килгән укучылары: «Юк, абый, сез язучыга берничек тә охшамагансыз бит»

Менә монда инде газиз халкымның күзе маңгаена менә: «Нишләп син!.. Бушлай файдаланырга!..» Кайберәүләр әле мине налог акчасына китап чыгаруда гаепли, халык җилкәсендә утыручы сорыкортка исәпли. Тимим мин сезнең налог акчагызга. Хәзер менә чутлап күрсәтәм. Бер китапның үзкыйммәте йөз сум тирәсенә төшә. Аны, әйтик, ике йөздән саталар. Биш мең данәдән бу биш йөз мең табыш китерә. Шуның йөз мең чамасы – минем гонорар. Калган дүрт йөзе – туган халкыма. Шул рәвешле мин халкыма хезмәт тә итәм, аңа акча да түлим. Тик барыбер, бурыч һаман бетми. Мин һаман бурычлы. Әйтәм бит, язучыдан да ныграк кимсетелгән, ныграк рәнҗетелгән кеше юк бу илдә. Нигә язучы гына бурычлы соң ул?

Кемдер кием тегә. Кемдер машина ясый. Кемдер җыр сүзләре яза. Нәтиҗәдә, без затлы киенеп, ару гына машинага утырып, матур җыр тыңлап барабыз. Кием тегүче дә, машина ясаучы да, җыр язучы да. Өчебез дә бер үк хәлдә. Ләкин монда да иң кимсетелгән кеше – мин, язучы. Чөнки сез теккән киемне дә, сез ясаган машинаны да мин интернеттан «скачивать» итмим, ә сатып алам. Сезнең эшегезне мин акча белән хөрмәт итәм, ә сез – юк. Сез минем хезмәт җимешемне урлап аласыз. Урлар мөмкинлегегез булмаганда, хурларга тотынасыз. «Вәт, үз җырын (китабын, картинасын, киносын) фәлән сумга куйган. И, бигрәк акча ярата инде, кабахәт…» – дисез. Мин дәшмим. Мин бит бурычлымын сезгә. Ни өчендер. Ә ни өчен? Белмим…

Менә фәлән авылда Мөхәммәтәмин тавык үрчетә. Тавыкны аны бөтен кеше дә үстерә ала. Аның өчен бернинди талант кирәкми. Хәтта белем дә, уйлау сәләте дә…. Ягъни аның өчен бернәрсә дә кирәкми. Бөтен кеше дә китап яза алмый. Иң гади халык шул китапларны укый, шигырьләрне ятлый, җырларны тыңлый, үзе җырлап юаныч ала. Мин язган шигырьләр белән иң зур җитәкчеләрне котлыйлар. Тавык белән котлаган кеше юк аларны. Дөрес тә булмас иде, патшаларча түгел.

Вәт, шул Мөхәммәтәмин илнең теләсә нинди китапханәсенә кереп, мин язган китапны бушлай укып чыга. Ә мин, дөньяның бер ашханәсенә кереп, ул үстергән тавыкны бушлай ашап чыга алмыйм. Югыйсә хәтта килолап үлчәсәң дә, минем китапның бәясе кыйммәтрәк тора бит инде. Һәм шул Мөхәммәтәмин беркемгә дә бурычлы түгел, ә язучы бурычлы…

Бу күпсенеп әйтү түгел, халкым. Ходай биргән талант өчен синең алдыңда гаепле икәнемне дә, бурычлы икәнемне дә аңлыйм. Тик аны гел искә төшереп торма, яме. Ә иң яхшысы… Иң яхшысы, син конкрет суммаңны әйт. Мин түләрмен. Мин әле тагын әллә күпме һөнәр беләм, әллә күпме урыннарда эшлим… Сиңа язучылар гына бурычлы бит… Бүтән беркемнең дә бурычы юк… Мин… түләрмен…

Бездән бурыч калмас.

Марат Кәбиров

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү