Казанның Елга порты төзекләндереләчәк

Владивостокта әнә шул хакта килешү имзаланды. Документка Казан мэры Илсур Метшин белән “Сбербанк” идарәчесе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин кул куйды. Чарада Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Якынча исәпләүләр буенча, 287 га мәйданлы Елга портын төзекләндерү өчен уртача 500 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. Әлегә бу урын ташландык хәлдә. Анда иске склад, биналар урнашкан. “Казанның порт өлешен үстерү – шәһәребезнең төп үсеш нокталарының берсе. Республика һәм башкала халкының яшәү шартларын яхшыртудан тыш, өстәмә эш урыннары да булдырылачак, төрле тармактагы белгечләр җәлеп ителәчәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Елга портының ташландык өлешендә якын киләчәктә 1,5 миллион квадрат метр мәйданлы торак, 1,3 миллион квадрат метр мәйданда административ биналар пәйда булачак. Моннан тыш килешү нигезендә 12 чакрым озынлыктагы Идел яр буен да төзекләндерергә җыеналар.


Фикер өстәү