Балконга шәрә килеш чыккан өчен 12 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр

Адвокат кисәтеп әйткәнчә, җинаять эшен кузгату өчен балаларның күрсәтмә бирүе дә җитә.

Шәрә килеш балконга чыгып баскан кеше бала күзенә чалынса, 12 елга кадәр төрмә җәзасына хөкем ителергә мөмкин. Аны бозыклыкта гаепләүләре бар. Адвокат Екатерина Тютюнникова «РИА Новости» хәбәрчесенә шулай дип сөйләгән.

— Кеше күрмәгәндә, фатирда, шул исәптән балконда шәрә йөрергә яки җенси якынлык кылырга мөмкин анысы. Ләкин пәрдәсе ябылмаган тәрәзәдән балалар күрсә һәм бу хакта ата-аналарына кайтып әйтсә, бозыклык гамәле өчен 135нче статьяга “эләгү” куркынычы бар, – дип аңлаткан адвокат.

Җинаять эше кузгату өчен балаларның күрсәтмәләре дә җитә. Бозыклык гамәле сурәтләнгән фото яки видеоны таләп тә итмәскә мөмкиннәр, – дип басым ясап әйткән ул. Бу очракта зыян күрүчеләр үз теләге белән гаризасын кире ала алмый. Статьяда каралмаган бу.


Фикер өстәү