Марат Кәбировны күрергә килгән укучылары: «Юк, абый, сез язучыга берничек тә охшамагансыз бит»

Безнең якларның табигате матур. Илеш турында әйтәм инде. Башкортстан бу. Минем күп вакыт уйланып та йөргәнем бар. Менә кешеләр кайларгадыр барып ял итү өчен йортлар алалар. Фәләнешәр меңгә. Ә менә минем авылымда бушлай ял итәргә мөмкин. Кышларын тау шуам дисәң, таулары бар. Болай гына чаңгыда йөрим дисәң, яланнары бар. Урманнарда йөрергә теләсәң – урманнары. Җәйләрен су керергә уйласаң, елгалары бар, Балык тотарга теләсәң дә, шул елгаларның җайлы урыннары бар. Барысы да бар, кыскасы. Бары тик шул Ходай биргән хозурлыкның кадерен белеп кенә яшә.

Күрше авыл Кадер дип атала, ул миңа ныграк ошый кебек. Бәлки сөйгән кешемнең туган җире булган өчендер. Анда – таулар. Нарат, чыршы, каен һәм төрле агачлар белән капланган таулар тезмәсе. Шуларга карап аз гына утырсаң да әллә нинди фантазияләр калкып чыга. Үзеңне мәңгелек белән тиңдәш итеп тоясың. Тауларга карасаң, үзең дә алар шикелле тоеласың. Мәгърур булып, текә булып, горур булып…

Арырак китсәң, Карабаш авылының Иш таулары… И, авыллар буйлап санап кына бетерерлек түгел инде ул. Ходай безгә барысын да биргән. Тауларын да, урманнарын да, яланнарын да, елга-күлләрен дә. Һәрбер авылның үз матурлыгы бар. Аны хәтта чагыштырып та булмый.

Ләкин без егет чакта чагыштырырга тырыша торган идек, кемнең авылы матуррак дип бәхәсләшә идек. Болар да бәхәсләшкәннәр. Үрге Яркәйдәге авыл хуҗалыгы училищесында укыган малайлар инде болар. Бәхәсләшкәннәр, авылларын чагыштырып караганнар һәм шунда берсе әйтеп куйган:

– Ә безнең авылда язучы яши.

ЕГЭ балалары, яшьләр надан, дип көлсәк тә, яшьләр ул кадәр үк надан түгел бит инде. Берсе сорап куйган:

– Әкият, такмак язучылар безнең авылда да җитәрлек ул. Чын язучымы?

– Чын язучы! – дигән теге егет, туган авылының табигате белән горурланган сыман.

Ышанмаганнар…

Менә синең авылың әллә ни кадәрле матур булырга мөмкин, матур авыллар күп булырга мөмкин… Ә язучы бөтен авылда да яшәми. Язучы халкы хәзер гомумән авылда яшәми бугай. Ә монда… Теге егеткә бик үк ышанып бетмәгәннәр инде, чүт кенә шыттыра дип уйлаганнар. Һәм үз авылында яшәгән чын язучыны күрсәтүен таләп иткәннәр. Ә тегенең чарасы юк… Алып килгән…

Вәт, шундый хәлләр… Мин үземнең туган авылымда ирекле ир тормышы белән яшәп ятам. Язам инде. Арыбрак китсәм, бакчага чыгып, чүп уташтырып керәм. Шуннан тагын эшкә тотынам. Озын тәнәфескә туктасам, кулга балта-пычкы алам. Яратам шундый шөгыльне, язучы булмасам, мин балта остасы булыр идемдер кебек. Кайвакыт балыкка төшеп кайтам. Әйбәт урынын табып, ашаткалап торсаң, балык эләгә. Урманнардан ураштырып киләм. Анда рәхәт. Язучы ул табигать баласы бит инде, урманнар шавы аңа әнкәсенең җыры шикелле…

Мин ул көнне балыктан кайткан идем. Киемнәрне алыштырганчы дип ихатадагы үләннәрне чабып чыктым, шуннан суган кыякларын җыйдым. Аларны турап суыткычка ташласаң, кыш буена яшел кыяк белән сыйланасың. Тәмле инде. Яратам шундыйны. Вәт, бер табак суган кыягы күтәреп кереп ятам, капка буенда ниндидер малайлар сөйләшеп тора. Машина белән килгәннәр.

– Марат абый! – дип сөрәнли авылдаш егет.

Мин алар янына киләм. Ихатага узалар.

– Кит әле, шундый язучы буламыни?! – дип пышылдый берсе. – Бу бит настояшный авыл мужигы. Хәтта кырынмаган да…

Мин ишетмәгәнгә салышам. Әлеге мизгелдә миңа язучы булуым артык мөһим түгел. Мин язган чагымда гына язучы. Бөек язучы. Язганда шулай. Үз язмаларымны укыганда – тәнкыйтьче. Төзәтүче. Ә соңыннан күзәтүче генә. Ул бер-ике-өч… ну, ун-унбиш әсәр язганда гына аларны җитәкләп йөртеп була, әгәр син туктаусыз рәвештә язасың икән, бер әсәреңне дә аягына бастыра алмыйсың. Кирәкми дә. Әйбәт әсәр бала шикелле ул, үзе аягына баса, үзе йөреп китә, үз тормышы белән яши башлый. Ә бер табак суган кыягы күтәреп кергәндә, син бөтенләй язучы түгел. Син – гади авыл кешесе.

Боларны ияртеп кайткан егет ни өчен килүләренең сәбәбен сөйләп бирә. Мин елмайган булам. «Их, кырынып куясы калган, – дип үкенәм эчтән генә. – Матуррак киемнәр киеп йөрисе булган…» Ә теге егетләргә минем кием дә түгел, язган әсәрләр мөһим.

– «Китмик әле яшьлек иленнән» дигән җыр сезнекемени ул?

– «Гомер буйлап барам» да сезнекеме?

– «Агымсу» дамы?

Мин баш кагам.

– «Бердәнбер һәм кабатланмас» романы да сезнекемени?

– «Китап» тамы?

Берсе автограф куйдырмакчы булып, минем «Китап» романын чыгара. Икенчесе каршы төшә:

– Юк, абый, сез язучыга берничек тә охшамагансыз бит…

Теге егет минем китаптагы фотоны күрсәтә:

– Юк, охшаган ул. Точно үзе. Менә карагыз әле.

Бер мизгелгә телсез калабыз. Аларның болай кыланышы ошамый. Яратмыйм үземне танымаган, минем мин икәнемә ышанмаган кешеләрне. Шуңа болардан котылырга ашыгам.

– Егетләр, гафу итегез, тик безгә саубуллашырга вакыт бугай…

Урам якка кадәр озаткач, капканы бикләп куям. Кермәсеннәр, бимазалап йөрмәсеннәр. Кирәкми берсе дә.

Болар барыбер китәргә ашыкмый. Капка төбендә сөйләшеп утыралар. Верандага кергәндә колагыма эләгеп калган сүз минем бөтен киеренкелекне юып төшерә:

– Карале, язучы да кеше кебек икән…

Әлбәттә, кеше кебек инде мин. Каршыгызга эт яки песи, яки балык чыкса, сез аны ничек кабул итәр идегез? Мин язучы инде һәм мин кеше кебек…

– Жалкы, автограф алып булмады, – дип үкенә таныш тавыш. – Апа сораган иде…

Мин дә үкенеп куям. Язып бирәсе калган…

– Сезнең авылда язучы яши, – ди мине язучыга охшамаган дигән егет. – Күршеңдә генә…

Бу тавышта бераз соклану да, көнләшү дә чагылып киткән сыман була. Рәхәт инде шундый. Үз китабыңны яшьләрнең кулында күрү дә шатлык. Язучыны авыл табигатенең бер өлеше итеп күрүләре дә. Без чынлап та туган як табигатенең бер өлеше бит инде, без аның бер байлыгы да бугай. Һәрхәлдә, Илешнең ни икәнен белмәгән кешеләр дә аны минем аша күз алдына китерә. Бәлки, бу иҗатчы алдануыдыр инде, тик шундый ләззәтле алдану… Үзеңне бәяләүчеләргә лаек булырга кирәктер…

Һәм мин һәрчак җылы торган мунчага юнәләм. Юынып чыгам. Кырынам. Әйбәтләп чәчләрне тарагач, көзгегә карыйм. Кыяфәт ничава гына кебек тоела.

Әйе!

Язучы яши.

Безнең авылда…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү