«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары махсус операциядә катнашучылар алдында чыгыш ясады

Татарстанның «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреатлары Севастопольдә Россиянең Кара диңгез флоты хәрбиләре – Донбассны яклау, Украинаны азат итү буенча махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм диңгезчеләр өчен зур концерт бирде.

Яшь талантлар Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышлаган концертны шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, флот ветераннары һәм Татарстаннан чакырылган хәрби хезмәткәрләр дә тамаша кылды.

Концертны Аксубайдан Регина Черникова башкаруындагы «С чего начинается Родина» дигән легендар җыр ачты. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, җыр Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үз теләге белән фронтка киткән, Луганск шәһәрендә туып үскән совет шагыйре Михаил Матусовский шигырьләренә язылган. Бөгелмәдән Ангелина Абдулхаирова залның көчле алкышлары астында «Матросские ночи» җырын башкарды, ә Яңа Чишмә районыннан «Шешминка» хореография ансамбле «Первый полет» композициясен тәкъдим итте.

Хәрби һәм патриотик тематика әсәрләреннән тыш, фестиваль балалары күпмилләтле Татарстан халыкларының җыр һәм биюләрен, татар халык музыкасы шедеврларын күрсәтте. Концертта Татарстанның 24 районыннан 210 лауреат катнашты.


Фикер өстәү