Кичә 20.55 сәгатьтә Бөгелмә районында Казан-Оренбург автоюлында коточкыч авария булган.
«Лада Гранта» автомобиленең 37 яшьлек шоферы зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм «Хонда Цивик» автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң «Хендай Солярис» автомобиленә бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» шоферы, шулай ук 35 яшьлек «Хендай» шоферы авария урынында һәлак булган.