Татарстанда җиңел машина зур йөк автомобиленә килеп бәрелгән: бер кеше һәлак булган

Бөреле бистәсе янында “БМВ”, “чыгымчылап”, каршы як юлгакилеп чыккан.

Биектау районында җиңел машина зур йөк автомобиленә килеп бәрелгән. Җиңел “авто” пассажиры – 68 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бөреле бистәсе янында “Казан-Малмыж” автомобиль юлының 30 нчы чакрымында “БМВ”, “чыгымчылап”, каршы як юлга килеп чыккан һәм “Скания” автомобиле белән бәрелешкән. Авариядә җиңел машинаның алгы утыргычындагы пассажир – 68 яшьлек пенсионер хатын-кыз һәлак булган.

“БМВ” рулендәге хатын-кыз һәм 2 пассажир, җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта авария урынында Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланыла.


Фикер өстәү