Чаллыда юл читендә туктап торган йөк машинасына бәрелгән «Рено» автомобиле шоферы һәлак булган (ФОТО)

Чаллыда юл читендә туктап торган «КАМАЗ»га бәрелгән «Рено» автомобиле шоферы үлгән. 

Юл һәлакәте бүген иртән Машина төзүчеләр урамында «Мегастрой» төзелеш гипермаркеты каршында булган. Авария урта полосада хәрәкәт иткән «БМВ» автомобиле кисәк кенә уңга борылып, уң як полосада барган «Рено» машинасын бәрдерә язу нәтиҗәсендә килеп чыга. «Рено» хуҗасы, «БМВ» белән бәрелешмәс өчен, рулен кисәк борган һәм юл читендә туктап торган «КАМАЗ» автомобиленә килеп бәрелгән.

«Авария нәтиҗәсендә «Рено» шоферы машина салонында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Моннан тыш, җиңел автомобильдә бер пассажир да булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул җитди тән җәрәхәтләре алмаган, шулай да ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә озаткан».

Фикер өстәү