Рөстәм Миңнеханов: Бәлки, „Меркурий»га үзгәрешләр кертергәдер

Сөт продукциясен җитештерүчеләр өчен мәҗбүри маркировка кертергә ниятлиләр. Эшмәкәрләр бу уңайдан борчуларын белдерделәр. Бу мәсьәлә «Пирамида»да ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында күтәрелде.

2020 елның 1 июненнән әзер сөт продукциясенә мәҗбүри маркировка турында таләп үз көченә керә. Хәзерге вакытта үз продукциясенә маркировка белән илдә 100дән артык предприятие шөгыльләнә, тик бу эксперимент режимында. 2020 елның 1 декабреннән маркировкасы булмаган сөт продукциясен тулысынча тыю ниятләнә.

Мәҗбүри маркировкага күчү кыенлыклары бигрәк тә фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларына төшәчәк. Авыл җирлегендә моны башкара алырлык профильлле белгечләр җитмәү мәсьәләсе дә бар.

Предприятиеләр маркировка сугу җайланмалары сатып алырга, төргәкнең дизайнын үзгәртергә, штрих-кодлар сатып алырга мәҗбүр булачак.

Балык Бистәсе «Олы Елга» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Минзифар Исмәгыйлев фикеренчә, «Меркурий» системасы да җитәрлек. Ул сөтнең савылганнан бирле сатылуга кадәр бөтен үткән юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. «Без бөтенесен хәбәр итеп торабыз. Бу „бәхеткә“ 100 мең сум акча сарыф иттек. Бәла үзе генә йөрми икән: тагын мәҗбүри маркировка таләбе керә», — дип әйтте.

Күп кенә кече предприятиеләр маркировка кертелгәч эшен туктатырга мәҗбүр булачакларын әйтә. Бу әзер сөт продукциясенең үзкыйммәте үсешенә дә китерергә мөмкин: эшмәкәрләр 10 проценттан 29 процентка кадәр мөмкин дип саный. Сөт заводлары өчен маркировка кодларын сатып алу 20 млрд сумга, маркировка эше өчен производствоны үзгәртеп җиһазлау өчен капиталь чыгымнар 25 млрд сумга төшәчәк.

Экспертлар сөт продукциясен мәҗбүри маркировка тиешле товарлар исемлегеннән төшереп калдыру турында закон инициативасы белән чыгуны тәкъдим итә. Фермер хуҗалыклары, вак производстволар өчен маркировка кертүне бер елга кичектерү, сөт продукциясе җитештерүчеләргә маркировка җиһазлары сатып алу өчен дәүләт ярдәме чаралары системасын эшләү тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр фикере белән килеште. «Бәлки, „Меркурий»га үзгәрешләр кертергәдер. Зур комбинатлар әле күчә алса да, кече бизнес күтәрә алмаячак. «Меркурий» булгач инде, шул система аша хәл итү юлларын эзләрбез. Мин мөрәҗәгать итәргә әзер. Күзәтчелекне «Меркурий» аша ничек көчәйтеп булу турында тәкъдимне әзерләгез», — диде.


Фикер өстәү